Әлеге рецепт берәр литрлы 4 банкага исәпләнгән.
Кирәк булыр: 2 кг помидор, 1 л су, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы желатин, 1 баш суган, төелмәгән кара борыч, 2 тырнак сарымсак.
Помидорларны турап банкага тутырырга, борыч, сарымсак, боҗралап турап суган салырга, маринад агызырга һәм 10 минут стерильләштереп, каплап куярга.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев