Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалына кемнәр килгән?
Авыл хуҗалыгы

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалына кемнәр килгән?

Кунаклар иң элек уку йорты белән танышты.

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында Салавыч күппрофильле лицее укучылары һәм аларның ата-аналары кунакта булды.

Кунаклар иң элек уку йорты белән танышты. Мөгаллимнәр исә уку процессының барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде һәм әти-әниләр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

— Бездә һөнәр үзләштергән егет-кызларның эшсез йөргәне юк. Инде укыган вакытта ук, үзләре практика үткән оешма җитәкчеләре, аларның белемнәрен, эшкә омтылышларын күреп, үзләренә эшкә чакыралар, — ди көллият директоры Рәис Галиев.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев