«Позитив фикерләү – суицидаль фикерләргә һәм гамәлләргә каршы профилактика булырга сәләтле көчле корал»
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында күңел ачу чаралары белән беррәттән әһәмиятле очрашулар да еш уздырыла.
Шушы көннәрдә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре студентлар белән мөһим темага сөйләшү үткәрде, проблемалар булса да, аларны хәл итү юллары барлыгына басым ясады.
Клуб методисты Фирүзә Гатиятуллина егетләргә «Позитив фикерләү – суицидаль фикерләргә һәм гамәлләргә каршы профилактика булырлык сәләтле көчле корал» дигән фикерне җиткерде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев