11 сентябрьдә Казан шәһәрендә Чехов базары территориясендә «Туган як» проекты кысаларында фермер продуктлары ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарыннан килгән табигый продукция тәкъдим ителәчәк. Ярминкә кунаклары сөт продукциясе, ит деликатеслары, умартачылык продуктлары, борщ җыелмасы һ.б. сатып ала алачаклар.
Чарада катнашучыларны күңел ачу программасы, районнарның иҗат коллективлары чыгышлары һәм табигый фермер продуктлары белән азык-төлек кәрҗине уйнату көтә.
Нет комментариев