Балтачта көзге ярминкәләр була
Авыл хуҗалыгы

Балтачта көзге ярминкәләр була

Өлкәннәр декадасы һәм дә авыл хезмәтчәннәре бәйрәме уңаеннан, 10 октябрь көнне Балтач бистәсендә һәм дә Чепья авылында көзге ярминкә була.

Ярминкә үзенең эшен иртәнге 7 сәгатьтә башлый. Сатуда районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, фермер хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләр, ит-сөт, ашлык, печән, аты- колыны, бозавы, һәм башкасы, эшмәкәрләребез тәкъдим иткән бик күп тауарлар, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән-җитештерелгән-ясалган яшелчәсе, җиләк-җимеше, кош-корты булачак. Көзге ярминкә - иң бай ярминкә!

Шуңа күрә, 10 октябрь - ярминкәгә барасы бар дип әзерләнә торыгыз! Үзегез белән маскалар алырга онытмагыз, кулларыгызда перчаткалар булсын һәм дистанцияләр саклансын!

Район башкарма комитеты.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ярминкә көзге ярминкәләр

Нет комментариев