Белми калма: «Авыл ипотекасы»ның вакыты чикләнмәгән чорга озайтыла
Авыл хуҗалыгы

Белми калма: «Авыл ипотекасы»ның вакыты чикләнмәгән чорга озайтыла

Программа кысаларында кредит ставкасы элеккечә калачак – 3 проценттан артмый, дип ачыклык кертте Мишустин.

Премьер-министр Михаил Мишустин «Авыл ипотекасы» программасының озайтылуы турында хәбәр итте. Моңа кадәр ул быел тәмамланыр дип көтелгән иде. «Российская газета» шул турыда яза.

«Хәзер аның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Авыл халкы йорт сатып алу яки төзү өчен кредитлар рәсмиләштерә алачак, программага өлгермибез дип курыкмыйча», – диде Хөкүмәт башлыгы. Бу турыда ул «Среда для жизни» («Тормыш өчен тирәлек») форумының пленар утырышында белдерде.

Программа кысаларында кредит ставкасы элеккечә калачак – 3 проценттан артмый, дип ачыклык кертте Мишустин.

Чыганак

Фото

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


авыл ипотекасы

Нет комментариев