Бүген «Яңа тормыш» җәмгыятендә 59 берәмлек транспорт чарасына техник күзәтү үткәрелде
Тракторлар рәт белән тезелеп баскан, механизаторларның кәефләре шәп, димәк, һәркайсы үзенең техникасы әзер булуга тулысынча ышана.
Чират буенча тезелгән тракторлар янына бүгенге көндә эштә булганнары да килеп кушыла торды, һәркайсы техникасына бәйле күрсәтмәләрне алып, китә тордылар.
Быелгы техник күзәтүдә яңа тракторлар да бар иде, тиздән алар да үзләренә йөкләнгән эшләр белән басу-кырларга юл тотачаклар. Уңышлар юлдан булсын барысына да.
Әлеге хуҗалыктагы техник күзәтү, техника, механизаторларга бәйле яңалыклар белән тулырак газетабызның җомга саныннан таныша аласыз.
0
0
Нет комментариев