5 апрель көнне «Яңа тормыш» җәмгыятендә 140 гектардагы костер культурасын чәчкеч белән тамырдан тукландыруга керешкәннәр.
"Бу эшне "МТЗ-82" тракторы "СЗР-5.4" чәчкече белән Илһам Шәрипов башкара. Аңа "МТЗ-82" тракторында эшләүче Илнар Вәлиев ашламаны алып чыгып тора. Җирдә дым бар, рәхәтләнеп эшләрлек. Һава торышы болай торса, җир эшкәртү, чәчү эшләренә дә җайлап керешербез инде", ди баш агроном Илгиз Заһидуллин.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев