15 октябрь көнне Балтач районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкалада көзге ярминкәдә булып кайттылар. Алар Казанның Х. Ямашев проспектында шәһәр халкына сәүдә хезмәте күрсәттеләр. Район авыл клублары челтәре хезмәткәрләре үзләренең дәртле, моңлы җырлары белән концерт программасы тәкъдим итте (рәсемнәрдә).
"Ярминкәдә 20 оешма, 28 автомашина, 70 хезмәткәр катнашты, барлыгы 812 мең сумлык товар сатылды. Шәһәр халкы нигездә, сөт, ит, ашлык, бәрәңге ала. Алдагы баруларда бәрәңге иң үтемле товар буларак тиз арада сатылып бетсә, бу баруыбызда алып барган 41 тонна бәрәңгенең 27се генә сатылды. Димәк, шәһәр халкы кышка запасланып бара дигән сүз. Ә менә 42 фляга сөт тулысынча атылып бетте", диләр авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев