Артистлар игенчеләребезгә яхшы кәеф бүләк итеп кайтты.
Районыбыз басу-кырларында урак өсте тулы көченә гөрли, яңа уңышны югалтуларсыз җыеп алуга йөз тотып, игенче-механизаторларыбыз көнне төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшәләр.
Игенчеләрне киеренке хезмәткә илһамландырыр, аларга яхшы кәеф бүләк итәр өчен районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, елдагыча, традицион рәвештә концерт программалары белән кырга ук киләләр.
Район мәдәният үзәге агитбригадасы басуга чыгып, игенчеләребезгә яхшы кәеф бүләк итеп кайтты, дип хәбәр итә Рәсми Балтач.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев