Районда планлаштырылган 12672 гектар күпьеллык үләннәрнең 6048 гектарына, чәчелгән 12402 гектар уҗым культураларының 4811 гектарына минераль ашламалар кертелде.
«Татарстан», «Игенче» хуҗалыкларында бу эшләр төгәлләнү алдында. Аларда бу басуларны шунда ук тырмалап та баралар. Тимирязев исемендәге, «Кызыл юл», «Яңа тормыш», «Маяк» һәм башка хуҗалыкларда да кыр эшләре колачы киңәя. Дым каплатылырга тиешле 41893 гектар туңга сөрелгән һәм пар җирләренең 8308 гектарында бу чара үткәрелде. 29 апрельгә иң күп дым каплаткан хуҗалыклар (гектарларда).
|
1
|
Татарстан
|
1184
|
|
2
|
Игенче
|
970
|
|
3
|
Сорнай
|
648
|
|
4
|
Бөрбаш
|
620
|
|
5
|
Тимирязев исем.
|
609
|
29 апрельгә кыр эшләре барлык хуҗалыкларда да башланды. 28е көнне «Маяк», 29нчы апрельдә «Татарстан» хуҗалыкларында 1әр агрегат сабан культураларын чәчүгә чыкты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев