Табыннарыбызга икмәк җиңел генә килми... (+фото)
Авыл хуҗалыгы

Табыннарыбызга икмәк җиңел генә килми... (+фото)

Игенченең маңгай тире, беләк көче аша, тузанлы юллар үтеп, уңган апаларның оста куллары аша табыннарыбызга кунаклый икмәк.

Бүгенге көндә күмәк хуҗалыгыбыз кырларында кызу эш гөрли. Авылыбызның игенче егетләре алны- ялны белми кырларда хезмәт куя, бөртекләребезнең югалтуларсыз амбарларыбызга кайтып туплануы өчен "көрәшәләр". Аларга эшләрендә түземлек, беләк һәм йөрәк көче, сәламәтлек телибез. Быел да үзебезнең урак батырларыбызны республикабызның Игенче сараенда алдынгы комбайнчыларны бүләкләү тантанасында күрәсебез килә. Безнең егетләребез арасында да моңа лаеклар булыр дип өметләнәбез. Уңышлар сезгә егетләр!


Фотолар Ильфат Гыйльмановтан

ШАТ-Көшкәтбаш

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


урак өсте

Нет комментариев