Теләчедә “Заманча технологияләр һәм цифрлаштыру нигезендә терлекчелек продукцияcе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” дигән темага зона семинар-киңәшмәсе үтте.
21 октябрь көнне Теләче районы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә “Заманча технологияләр һәм цифрлаштыру нигезендә терлекчелек продукцияcе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” дигән темага зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинар-киңәшмәдә Биектау, Питрәч, Арча, Әтнә,Саба, Кукмара, Мамадыш һәм Теләче районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, консультантлары, зооветеринария белгечләре һәм эре инвестицион компанияләрнең җитәкчеләре белән бергә безнең районнан да җитәкче-белгечләр катнашты.
Нет комментариев