Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кура җиләге ел да мул уңыш бирсен, дисәгез...

Уңыш арттыруның кечкенә сере бар.

Кура җиләге үсмәгән бакча юктыр, мөгаен. Тик кемнеңдер бакчасында кура җиләге елның-елында мул уңыш бирә, ә кемдәдер ул җимешкә бик саран була.   
 
Киләсе елга мул уңыш алуның сере бар икән. Нәкъ менә кура җиләген дөрес итеп кисәргә генә кирәк. Гадәттә, бакчачылар аны август уртасында кисә иде, тик быел җәй иртәрәк килү сәбәпле, уңышлар да ике атнага иртәрәк өлгерде. Димәк, кура җиләген кисәргә вакыт та җитте.

Беренчедән, быел җиләк биргән барлык коры сабаклар да төптән үк киселә. Шулай ук быел үскән артык яшь үсентеләрне кисеп ташларга кирәк. Бу куаклар куе булып үсмәсен өчен эшләнә.

Кура җиләгенең уңышын арттыруның тагын бер сере бар: киләсе елда җиләк бирәсе үсентеләрнең очларын кисеп чыгарга кирәк. Кискәннән соң, аңа яңа сабаклар чыга, алар киләсе елга мул уңыш бирәчәк, җиләкләре дә эре һәм баллы булачак.

Бу эшләрне башкарганнан соң, ашлама кертергә онытмагыз. Моның өчен янган тирес яки тавык тизәге ашламасы куллану яхшы булачак. Янә 7-10 көннән соң минераль ашлама кертергә мөмкин, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: pixabay.com/ru

 Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга