Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Помидор уңышы күп булсын өчен, аңа кычыткан суы эчерергә кирәк

Арчаның беренче блогеры Илүзә Илдарская кычыткан төнәтмәсе ясарга өйрәтә.

“Орлыгы булмаган кычыткан ботаклары һәм яфракларын ваклап, өчтән ике өлешкә пластик чиләккә тутырабыз. Тимер чиләк ярамый: кычыткан металл белән реакциягә керә, һәм ул вакытта күп кенә файдалы элементлары бетәргә мөмкин. Яшел кычыткан өстенә җылы су агызабыз (кайнар су да ярый), ләкин су белән өскә кадәр тутырмаска: әчегәндә аның күләме арта. Кычыткан су астында калсын, капкачны тыгыз ябып, 10-14 көн әчергә калдырабыз. Урамда никадәр җылырак һәм кояш никадәр озаграк булса, шулкадәр тизрәк әчи. Шулай ук реакцияне тизләтү өчен, бераз чүпрә өстәргә мөмкин. Кычыткан суын агач таяк белән көн саен болгатабыз.

Кычыткан суы әчеми башлагач, ул куллануга әзер. Әмма аны су белән кушарга кирәк: 10 литр суга 1 литр кычыткан суы. Помидорларга ике атна саен шул суны сибәбез.

Кычыткан суы помидорларның чәчәк атуын яхшырта, авырулар һәм кортлар барлыкка килүен киметә!

Барыгызга да яхшы уңыш җыеп алырга насыйп булсын”, – дигән ул.

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга помидор үстерү