Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

ВИНОГРАДКА ШӨПШӘЛӘР КИЛМӘСЕН

Кайбер виноградчылар пластик шешәдән тозак ясый.

Шөпшәләр виноград уңышына зур зыян сала. Алардан котылу өчен, винограды булмаган ботакларга сыек төтен сибәргә була. Сыек төтенне азык-төлек кибетләреннән таба аласыз. Бакчачылык кибетләрендә махсус сетка капчыклар (фотода) да бар. Аларны тәлгәшләргә кигертеп куярга кирәк.

Кайбер виноградчылар пластик шешәдән тозак ясый. Моның өчен 1,5-2 литрлы пластик шешә кирәк. Аның чама белән 1/4 өске өлешен кисәргә. Шөпшәләрне җәлеп итәрлек ис чыксын өчен, аскы өлешенә без ярдәмендә берничә тишек тишәргә. Шешә төбенә бал яки җиләк-җимеш кайнатмасы кушылган су салырга (азрак әчесә, тагын да яхшырак) һәм өстен шешәнең икенче өлеше белән капларга. Тозакны виноградка элеп куясы гына калды. Шөпшәләр баллы сыйга бик тиз киләчәк һәм аннан кире чыга алмаячак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе