Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

«БЕЗ АНДА КИРӘК»

Быелның гыйнвар аенда Балтач кызы Илүзә тормыш иптәше Инсаф белән махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен киткәннәр иде.

Күптән түгел алар чираттагы ялларына кайтып киттеләр. Бүгенге көндә инде алар янәдән хезмәттә. Илүзәнең әнисе Люция ханым, әйе, балалар әйбәт кенә барып җиттеләр, дип башлады сүзен. — Киявебез Инсаф гаилә корганчы ук Мариуполь шәһәренә барып эшләп кайткан булган. 2023 елның гыйнвар аенда балалар гаилә корып, олы тормыш юлына атладылар. Әйтәләр бит, МХО зонасында бер булган кеше анда янәдән барырга, ярдәм итәргә тели, дип. Инсафның да күңелендә шундый уй, теләге йөргән. Гаилә елында без парлап барырга уйладык, дигәч тә каршы килмәдек. Без анда кирәк, дигән уйлары һәм күңел кушуы буенча шул юлны сайлаганнарын аңлап кабул итәргә тырыштык. Алар шушы юлны үтәргә тиеш булганнар димәк. Анда төрле хәлдәге яралы солдатларны күрергә туры килә үзләренә, һәркайсына көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.
Ярдәм белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга тырышалар. Үзләре дә исән-сау булсыннар, — дип тели әни кеше. 

Гаилә башлыгы Илшат инде күптәннән сугышчыларыбызга ярдәмне җыю, алгы позицияләргә кадәр кереп, җибәрелгән посылкаларны хәрбиләребезгә тапшыру белән эчкерсез шөгыльләнә.

Нуриевлар гаиләсе ялдан киткәндә, әтиләре, әтиләренең хезмәттәшләре — волонтерлар белән бергә юлга кузгалдылар. Өч машина гуманитар ярдәм кабат МХО зонасына юл алып, анда аларны көтүчеләргә райондашлар тырышлыгы белән тупланган кирәк-яракларны алып барып тапшырдылар. Гуманитар ярдәм белән бергә «Хезмәт» газетасы һәм укучыларның сугышчыларга язган хатлары да җибәрелгән иде. Егетләр районнан хәбәрләр һәм аларның күңеленә үтеп керерлек хатлар килгәненә бик шат, дип хәбәр итте волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев