Чутайлылар кабат бердәм булып солдатларга аш, ботка әзерли (фото)
Батырлык

Чутайлылар кабат бердәм булып солдатларга аш, ботка әзерли (фото)

Аш әзерләү эшен тормыш иптәше махсус хәрби операциядә булган Финзия Миннебаева оештыра. Аңа гаиләсе һәм авылдашлары ярдәм итә.

Чутай авылы халкының бердәм булып махсус хәрби операциядә хезмәт итүче балтачыбыз егетләренә «Җиңү ашы» әзерләве турында язган идек инде.

Аш әзерләү эшен тормыш иптәше махсус хәрби операциядә булган Финзия Миннебаева оештыра. Аңа гаиләсе һәм авылдашлары ярдәм итә.

Соңгы көннәрдә чутайлылар төрле аш, боткалар өчен ит, яшелчә, икмәк киптерде, өй токмачлары әзерләде. Барлыгы 3500 данә тирәсе аш һәм ботка әзерләнгән.  Бу ашлар районыбыз волонтерлары аша махсус хәрби операциядәге егетләргә тапшырылачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


ботка аш

Нет комментариев