Солдатларга бер җылы сүз, күңел эретерлек наз җитә
Шушы эшкә өлешләре кергән һәркемгә зур рәхмәт
Бүген бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында махсус хәрби операция зонасында булучыларга ярдәм итү йөзеннән игелекле эшләр башкарылды.
Волонтер Рамил Әгълиуллин һәм «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән берлектә шәмнәр ясадылар. Балалар бу эш өчен кирәк булган әйберләрне өйләреннән алып килеп, бүгенге көндә махсус операциядә булучыларга шәм җылылыгы белән бергә күңел җылысын да бүләк иттеләр.
Шулай ук уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар, мәктәпкә хәзерлек төркеме белән берлектә махсус операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Балаларның бу игелекле адымнарының башында, әлбәттә, тәрбиячеләре торды.
Кечкенәдән балалар күңеленә игелек орлыклары салып тәрбияләгән тәрбиячеләргә, шушы эшкә өлешләре кергән һәркемгә зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев