Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Волонтер Лена Вәлиева көндәлегеннән (видео)

Луганскийның прифронтовой госпитале җитәкчелеге балтачлыларга Рәхмәт хаты тапшырды (Көндәлек апрель ае вакыйгаларын яктырта — ред.).

Бу юлы Луганск, Донецк, Херсон направлениесе белән олы юлга, Аллага тапшырып чыгарга торабыз. Госпитальгә 50 000 сумга медикаментларга түләп, куйдым, бүген кайта һәммәсе дә. Запчастьләр сорадылар, анысы да булды. Донецктагы егетләребезнен КамАЗына 80000 сумга 9 тәгәрмәч алдык, булды. Херсон ягындагы егетләребез соравы буенча горный мотоцикл иртәгә кайта, Алла бирса. Кассада 130 000 сум калды, калган, сораган ваграк әйберләргә һәм барып кайтырга да әйләнеп чыга икән дип сөенеп куйдым.

Иртәрәк сөенгәнмен ахры, килеп төшмәсенме Донецк ягы егетләреннән 3-4 КамАЗ машиналарына запчастьләргә дилбегә буе запрос. Реанимобиль итеп көйләнгән КамАЗлар болар, сугыш кырыннан утырып тора алмый торган яралыларны ташыйлар.

***
Телефондагы контактка кереп, ни чарадан бичара, ярдәм итә алырдай кеше юкмы икән дип, исемлекне карыйм. Карый торгач, Илдар КамАЗ дип кертеп куелган номерга туктап, бастым. Нигәдер Илдар КамАЗ дип кертеп, куйганмын, Сез кем дим? Илдар КамАЗ ди, запчасть сатасызмы әллә, фамилиягез кем дим? Галиуллин, ди!!

Аха, нәкь кешесенә чыктым дип, кош тоткандай сөенеп, списокны жибәрдем, шушындагы запчастьләр күпмелек була дим. Тиз генә түләп алам янәсе... Акчам күп кеше шикелле. Әйтеп куймасынмы бераздан, 340 000 сумлык дип. Аздан гына тотынып калдым, кан басымым күтәрелеп, йөрәк бер тибәсе урынына ике сикерә башлады. Лена апа, сезнен хакка 10% кына чигерә алам, ди. Анысын чигергәч тә, 309 000 була. Кассамда 130000 сум гына...

Ә егетләребезне үлемнән йолкып алырга кирәк... бик кирәк, барысы да безнен балалар бит дип, утырып еладым. Нишләргә соң дип, баш вата торгач, башка чарам юк дип, район башлыгы Рамил Нотфуллинның телефон номерын дөнья бетереп, әзләргә керештем....
***
Таптым... Булган бар көчемне җыеп, элемтәгә чыктым. Анлатып бирдем, ничек кирәк алай!!
Тырышырмын, Елена ханым, хәзер Илдар белән сөйләшеп карыйм, диюгә эчкә җылы керде... 150 000 сумга килештек. Һәр икесенә дә рәхмәтләр укып, теләкләр теләдем. Чын йөрәктән, ихлас күңелдән чыккан олы рәхмәт сузләремне ирештереп, гаилә бәхете, нык сәләмәтлек, мул, бәрәкәтьле тормыш насыйп итсен аларга. Унышлар гомерлек юлдашы булсын!
***
Хөрмәтле Илдар Галимуллович!!! Мине анлап, сугыштагыларга ярдәм итүегез, барыбызны да сокландыра. Горурланабыз Сезнен белән! Хезмәтегездә унышлар, тормышыгызда саулык- сәләмәтлек, гаилә бәхете, балалар игелеге, оныклар куанычында кунел тынычлыгы белән озын- озак яшәргә насыйп итсен. Башымны иям Сезнен алда!!!
***
Менә хәзер, нәрсә дип әйтим, кассам бүгенге көнгә 0дә калды. 3-4 көннән чыгып та китәргә кирәк, юлның монысы бик ерак һәм куркыныч санала. Аллаһтан язмаган эш булмас, моңарчы ташламады, ни сорасам шуны табарга ярдәм итте, барыда яхшы булыр дип, оптимист рухта яшәргә кирәк.
***
Хәзер нишләргә, акча каян табарга дигән уй башны битәрли.. Башның чынлап та, урыс әйткәндәй крышасы поехала... Нәкь шулай,, чормам’’киткән һәм чирканчык алган килеш, тагын бер хәллерәк оешмага чыгып карыйсынмы әллә, Лена, дим. Уем белән Балтач башына кереп, ерак китә алмадым, МДСУ-1 оешмасына төртелдем.

Үземә сорый белмәсәм дә, мохтажларга сорый беләм икән... Солдатларга да ярдәм итүегезне беләм, аннан сезгә беренче тапкыр мөрәжәгать итүем дип, салпы ягына бераз саламнар кыстырып, әзрәк юллык акча бирә алмассыз микән дип, хәлне анлаттым. Мин бүген Казанда, иртәгә иртән килеп кара дигәч, эчкә жылы керде, рәхмәт яугыры.

Бардым, сөйләшү, киңәшүдән сон, юлга 50 000 сум акча һәм калган запчастьләрне дә табып алып кайтып бирергә дигән фикергә килделәр. Һәм бирделәр дә, менә бу игелеккә, изге күңелле җитәкчеләргә нәрсә дисең, рәхмәттән башка, алдыгызда баш иям!!!
***
Хөрмәтле Рашит Мәгьсүмович!!! Илебездә барган вәзгыять хәлен анлап, илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп торуыгыз өчен үзебезнен группа исеменнән олы рәхмәтебезне ирештерәбез!!! Үзегез кебек тырыш, хөрмәткә лаеклы коллективыгыз белән иңгә-иң куеп, эшләгән хезмәтегезнең уңышларына куанырга насыйп булсын. Гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез!!!

Социаль челтәрләрдә, газетабызда хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә волонтерларыбыз юлга кузгалып, көне-төне юлда булып, инде сугыш хәрәкәтләре узган һәм дә бара торган куркыныч якларга барып җиттеләр, йокламыйча, районыбыз халкы булышлыгы белән туплаган ярдәмне тапшырып, бер җирдән-икенче күчеп йориләр. Олы рәхмәт Сезгә, барчагызга, исән-сау йөреп кайтыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво