Егетләр гуманитар сәфәрдән кайту белән кабат яңа көчләр белән киләсе сәфәргә әзерләнергә кереште
Волонтер Радик Хәбибуллин төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп кайтты.
Волонтерлар бу юлы Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында булып, райондаш егетләребез белән очрашып, алар соравы буенча алып килгән әйберләрне тапшырып, ерак сәфәрдән әйләнеп кайттылар. «Егетләрдән Балтач районы халкына рәхмәт сүзләре, сәламнәр алып кайттык» – диләр волонтерлар.
Егетләр гуманитар сәфәрдән кайту белән кабат яңа көчләр белән киләсе сәфәргә әзерләнергә кереште.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев