Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Бөек Җиңү даны сүрелмәс!

Район үзәгенең «Батырлар аллеясы» каршында узган быелгы Җиңү бәйрәме елдагыча ихлас, мәнле һәм дә сагышлы иде.

Дөньядагы вәзгыятьләр сагайта, уйландыра... Дистәләгән еллар элек тарихка кан белән язылган ватандашларыбыз батырлыгын тагын да ныграк аңлый башладык сыман.

Кызганыч, кайчандыр урамнарны тутырып килгән сугыш ветераннарыннан бүгенге көндә дүртесе генә исән-сау. Тантанага да Гарифҗан ага Галиев белән Гыйльван ага Гыйльмуллин гына килә алган. Аларның урыннары түрдә – тыл батырлары белән янәшә. Яннарыннан узып, аллеяга таба «Үлемсез полк» агылганда алар да елады, шул ук вакытта, яшь буыннар кулында Бөек Ватан сугышы каһарманнарының портретларын күреп горурланды да. «Үлемсез полк» белән бергә шушы язларда гына хәрби бәрелештә улын югалткан Илнур Галиев та атлый, батыр улының фоторәсемен күкрәгенә кысып, бәйрәм азагына кадәр йөрде ул. Хәсрәтле атага карап күзләр яшьләнде, йөрәктәге яралар яңарды.

«Һәйкәл булып баса җиңүчеләр!» дигән җырлы-биюле дулкынландыргыч күренештән соң, тантананы дәвам итеп, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин сүз алды:

– Чыдамлык, сабырлык, үз-үзләрен аямау бәрабәренә генә армия һәм халык, бербөтен булып, җиңүгә иреште, – диде ул.– Имин яшәвебез, мул тормышыбыз өчен без сезгә бурычлы, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Туган илебезнең куәтен арттыру, халкыбызның тормышын яхшырту максатыннан күркәм эшләр башкару – безнең сездән кабул итеп алган изге бурычыбыз!

Аннан соң сүз Татарстан Сәламәтлек саклау ми-нистрының беренче урынбасары Альмир Абашевка бирелде. Котлаулар, ватанпәрвәрлеккә, тәрбиягә нигезләнгән чыгышлар быел, ничектер, күңелгә үтеп, йөрәктә урын алды. Салмак кына адымнар белән һәйкәлгә чәчәкләр салынды, һәйкәл янында бер минутлык тынлык урнашты.

Бар халыкны моңсу уйлардан арындырып, олысын да, кечесен дә үзенә җәлеп итеп тантаналы марш башланды. Хәрбиләр, укучы балалар, хәрби машиналар, сугыш чоры эпизодларын хәтерләткән колонна мең дә бер карашлардан сөрелгән коридордан узды. Узган ел Җиңү парадын районыбыз мотоциклчылары баетса, быел үзләре үк тә ярышларда җиңү арты җиңү яулый килүче картингчы егет-кызларыбыз сок-ландырды. Хәрби машина макетлары ясаучыларыбыз да бар, алар да «иҗат эшләре» белән парадта катнашты.

«Җиңү көне» дигән популяр җыр белән тантаналы өлеш азагына якынлашты. Районыбыз үзешчәннәре «Бөек Җиңү даны сүрелмәс!» дигән бәйрәм концерты белән Җиңү көнен дәвам итте. Хәрби җырлар, хәрби биюләр «Батырлар аллеясы»н бизәде, сәүдә гөрләде. Көне дә кояшлы, ямьле булды. Шушы чалт аяз күк йөзе имин тормышыбызның нигезе булып, балкып торган кояш тынычлыгыбызны җуймасын, имин дөньяларда яшәвебезне дәвам итсәк иде.

Кичке бәйрәм дә бик күп райондашларыбызны, кунакларны үзенә җыйды. Танылган эстрада җырчылары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның чыгышлары күңелләргә хуш килде, төнге сәгать унда салют яңгырады, дискотека үтте.

Җиңү бәйрәме әнә шундый мизгелләргә үрелеп истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 77 еллыгы