Лена апа ятимнәрне дә ташламый
Рәхмәт барлык ярдәм кулы сузучыларга!
«Балалар йортының авыру, ятим балалары турында бераз информация биреп үтим әле. Бирегә кергәч, баш табиб урынында булса, сөйләшмичә, сорашмыйча киткән юк. Бу юлы да күрештем, сораштырдым. „Ракеталар оча һаман да, балалар яшәгән, укыган учреждениеләрне эзлиләр“, — ди ул.
2023 елда, без ярдәм илтә башлаган чорда, алар 80 бала иде, 2 ел эчендә 47гә калган. Минем дә яраткан Әхмәтемне алып киткәннәр. Уллыкка, кызлыкка алалар, әлбәттә. Калганнары бик тә кызганыч, 9ы урын өстендә ята. Шуның берсе 29 килолы, иң авыр хәлдәге 17 яшьлек кыз бала, гади караватта ята. Махсус карават булмагач, үзегез күз алдына китерегез инде. Шул балага булса да медицинага ярак-лы махсус карават аласы иде. Врач сорамый, әйтеп куйды, шуның артыннан йөрим дип. Бу карават Озонда бар, алар теләгәне 46 550 сум тора, әмма берәү генә, соңгысы! Алабызмы, нәрсә дисез? Ул ятим авыру сабыйга савабы чиксез дип беләм.
Үтә дә сөенделәр смесьләргә, памперсларга, пеленкаларга, даруларга, тәмлүшкәләргә!
Хөрмәтле группа! Шушы мескен ятимнәргә, СВОдагы егетләребезгә искиткеч зур ярдәмегез алдында баш иеп, алар исеменнән рәхмәтләремне ирештерәм. Һәрбер кылган изге гамәлләрегез, бер Аллаһ ризалыгы өчен, кабуллардан булсын. Хаҗ кылган савапларын биреп, ике дөньяның да рәхәтен күрергә насыйп әйләсен. Сугышлар туктап, егетләребез исән-сау кайтып, тынычлыкта, сәламәтлектә, барлык-муллык белән сөенеп яшәргә гомерләр бирсен. Рәхмәт барлык ярдәм кулы сузучыларга!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
Гульзида Газизуллина
2
0
Игелекле хезмәтегез өчен үзегезгә рәхмәт, Лена апа!
0
0