Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

«Җиңү тәрәзәсе» акциясенә Шеңшеңәр мәктәбе укучылары да кушылды (фото)

1-9 май көннәрендә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә.

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.

Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә. Катнашучылар фатирларның, йортларның, мәктәпләрнең тәрәзәләрен Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр.

Шеңшеңәр мәктәбе укучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Алар кабинет тәрәзәләрен бизәүгә иҗади якын килделәр, халыкның батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү