Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

«Бабамның уен-көлке белән янәшә атлавы авыр елларны үтәргә ярдәм иткән» (фото)

Үзләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен Бөек Җиңүне якынайтыр өчен корбан иткән әби- бабаларыбызны онытмыйк!

Шиһапов Гәлләм Шиһабетдин улы (1912-1992)Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Ганиева Зәкиябану Габделгани кызы (1918-1989) тыл ветераны.

Аның турында сөйләгәндә ирексездән яратудан елмаясы килә. Мин аны хәтерләмим (ул үлгәндә миңа бары 1 яшь булган ), бары сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләм. Аның нәкъ менә уен-көлке белән янәшә атлавы авыр елларны үтәргә ярдәм иткәндер, мөгаен.

Минем әни ягыннан бабам - Шиһапов Гәлләметдин Шиһабетдин улы. 1912 нче елның 11 гыйнварында Көшкәтбаш авылында туа. Балачагы ачлык елларына туры килә. Авылда ачлык, халык үләксәләргә кадәр ашады, дип искә алган ул.

1930 нчы елны хәрби хезмәткә алына. 6 ел буе Кыргызстанда хезмәт итә, соңыннан шунда эшкә кала. 1941 нче елда сугыш башлану белән фронтка китә. Атлы гаскәрдә хезмәт итеп, яраланып, пленга эләгә. Пленнан аны бер гаилә коткарып, кулын ампутациядән саклап кала. 1948 нче елны сугыштан кайтып , авылыбыз кызы Зәкиябану(1918-1989) әбиемә өйләнә. Әби сугыш елларында колхозда хезмәт куя. Бергә 9 бала үстерәләр. Аларны бала кайгысы да урап үтми, 1 нче сыйныфны тәмамлаган кызлары Илсөяр, күрше кызы белән өй каршындагы суга батып үлә. Соңрак, армиядән әле генә хезмәт итеп кайткан төпчек уллары Нуретдин фаҗигале төстә һәлак була.

Бер кулы эшләмәгәнлектән, бабай авыр эшләрдә эшли алмый. Ләкин шулай да ул беркайчан тик тә тормый. 17 ел буе колхоз көтүен көтә. Утынын яра, печәнен чабып,уфалла арбалары белән ташый, коймасын тота ул. Атны бер кулы белән генә туара, җигә ала. Капчык белән чикләвекләр җыюын, әниләр бик еш искә алалар. Күрше Нургаян абый белән, өй яныннан ургып аккан чишмәне карап, тәрбияләп торалар. Шуңадыр инде, авыл халкы ул чишмәне хәзер бик яратып Гәлләм чишмәсе диеп йөртә. Авылга кергәндә беренче өй аларныкы булганлыктан, күп кенә юлчыларны, адашып керүчеләрне чәй белән сыйлап, озатып җибәрә торган булганнар. Кыш көннәрендә таудан менә алмый азапланучы техникаларны этешергә чыкканнар. Гомумән, алар бик кунакчыл, мәрхәмәтле, кешелекле, олы йөрәкле кешеләр булганнар. Әби бик әйбәт тегүче, аш-суга да оста була. Балаларын да хезмәтне, тормышны сөючән итеп тәрбияли алар.

Мин шушы нәселнең бер өлеше булганлыгым белән чын күңелдән горурланам. Әбиең бигрәк тәмле телле , бабаең гел уен -көлке белән сөйләшер иде,ярдәмчел иде диеп, башкаларның аларны искә алулары ук йөрәгемә сары май булып ята. Иншаллаһ, еллар үтеп безне дә шулай искә алсыннар иде. Үзләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен Бөек Җиңүне якынайтыр өчен корбан иткән әби- бабаларыбызны онытмыйк. Матур яшик!

Зөһрә Рамазанова

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья