Бөек Җиңүгә - 81 ел

Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Чарада хакимият органнары вәкилләре, ветераннар, хәрбиләр һәм шәһәр халкы катнаша

Җиңү Паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган истәлекле тантана уза. Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салалар.

Чарада хакимият органнары вәкилләре, ветераннар, хәрбиләр һәм шәһәр халкы катнаша. 

Бүген бөтен ил буйлап фаҗигале датаны – 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлануын искә алалар.

Татарстан24

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев