Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Эт елына – эт белән”: җиңүчене билгеләдек!

Конкурс тагын бер этапта дәвам итәчәк

Бу конкурсны игълан иткәндә, дөресен әйтик, үзебез дә моның кадәр фоторәсем килер дип көтмәгән идек. Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле дусларыбыз, берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле фотоларыгыз өчен! Конкурс шартында әйтелгәнчә, бу бәйгенең җиңүчесен без редакция коллективы белән бергәләп, гади тавыш бирү юлы белән билгеләдек. Һәркем үзенә охшаган, күңеленә хуш килгән, “иң матуры” дип тапкан рәсемне сайлады. Белсәгез иде, бу сайлауның шулкадәр катлаулы, кыен булганын! Һәркем кимендә өч фотоны иң матуры дип аерып алып, шулар арасыннан иң-иңне сайлый алмый тилмерде. Нәтиҗәдә күбрәк тавыш белән 13нче номерлы Ильяс Хәбибуллин җиңүче дип табылды.

Безнең карашка иң табигый, иң самими, темага иң туры килә торган фото бу. Җиңүчебезне иртәгә редакциябезгә чакырып калабыз, сезнең белән элемтәгә чыгып, сәгатен төгәл әйтербез.

Уйлаштык-уйлаштык та, конкурсны тагын бер этапта дәвам итәргә, сайтта гадәттәгечә иң күп тавыш җыючыны да ачыкларга булдык. Кыскасы, конкурс тәмамланмады, ул дәвам итә. Бу этапның җиңүчесен искечә Яңа елда 14 гыйнварда ачыкларбыз.Ә тавыш бирү 1 гыйнвардан башланачак. Игътибарлы булыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эт елына... эт белән!