Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Ишетмәдем, белмәдем дип әйтмә, бездә тавыш бирү башланды!

“Хезмәт”ебез ("Азьлане") белән бәйгесенә тавыш бирү башланды

“Хезмәт”ебез ("Азьлане") белән бәйгесенә барлыгы 12 фото кабул итеп алдык. Бәйгебезнең шарты буенча алар оригиналь, кабатланмас иде. Бүген исә аларга тавыш бирү башлана һәм 29ына кадәр тавыш бирү этабы үтеп, иң яхшы фотолар сайланачак.

Фотоларга тавыш бирү өчен сайтыбызның баш битенә кереп (baltaci.ru) сораштыру блогында теркәлү узарга кирәк. Теркәлүне электрон почтагыз аша яисә социаль челтәрдәге берәр аккаунтыгыз аша үтәргә була. Миңа калса иң кулае вконтакте социаль челтәре аша, уңайлырак та, тизрәк тә. Аннары инде күңелегезгә ошаган фото өчен бер тапкыр тавыш бирә аласыз. Шулай ук үзегез тавыш биргән фото астына (сайтта) комментарий язарга кирәк, кем белә, бәлки нәкъ менә син язган комментарий әлеге фото иясен җиңүче итеп танытыр. Комментарийлар күбрәк булган саен җиңүгә өмет зурдан була.

Ә инде җиңүчене 30 апрель көнне шул фотолар арасыннан “Хезмәт”леләр билгеләячәк. Димәк, башладык... Шәп бүләк җиңүчене көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт" белән