Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Хезмәт» конкурс үткәрә! Белми калмагыз!

Яңа конкурс үткәрүебез хакында газетабызның алдагы санында хәбәр басылганнан соң укучыларыбыздан күпләп хатлар килә башлады. Шартлары гади!

«Хезмәт»ле булсаң – хезмәтле булырсың!»: бер көн редактор булып торырсың, журналист булып та эшләрсең”. Әнә шундый исем астында «Хезмәт» газетасы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә акция оештыра.

Моның өчен, иң беренче чиратта, «Хезмәт» газетасына 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кирәк, аннан соң язылу турындагы квитанцияне «Конкурска» дип язып, почта аша 25 декабрьгә кадәр 422250, Балтач районы, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91нче йорт адресы буенча, «Хезмәт» редакциясенә яисә BaltasiRed2005@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрәсез. Исем-фамилиягезне һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.

Квитанцияләр җирәбә тәртибе буенча уйнатыла, кем җиңә, шул кеше 1000 сум акча отачак һәм бер көн районның баш редакторы булып эшләп карау мөмкинлегенә ия булачак. Янәдән 2 җиңүче 800әр сум отачаклар һәм бер көн, журналист буларак, редакция тормышында катнашачаклар. Көн азагында җиңүчеләр тантаналы шартларда бүләкләнәчәк, чәй табыны артында кунак булачак. Менә шулай, җәмәгать, “Хезмәт”кә язылыйк, акча да отыйк, шеф-редактор да булыйк!

Акцияне Татмедиа филиалының «Хезмәт» газетасы редакциясе үткәрә. Үткәрү вакыты: 04.12.2020-25.12.2020 ел.

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт" белән