Конкурс республикада «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән 2004 елдан бирле үткәрелә
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Катнашучылардан эшләр 2026 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс республикада «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән 2004 елдан бирле үткәрелә. Узган ел оештыручылар 300 гә якын гариза алган.
Анда оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, мәгариф учреждениеләре һәм педагоглар, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала. Татарстанның дәүләт инспекторы өчен аерым номинация каралган.
Конкурсның юнәлешләре арасында – су ресурсларын һәм атмосфера һавасын саклау, калдыклар белән эш итү, экологик иминлек, муниципаль Экологик проектлар һәм педагогик практикалар. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен телесюжетлар, радиоматериаллар, электрон һәм басма матбугаттагы мәкаләләр, шулай ук экоблогерлар һәм видеографлар эшләре өчен номинацияләр каралган.
Элек мәгариф оешмалары аеруча актив катнашты. Гаризалар саны буенча «Экологик белем» һәм «Педагогик тәҗрибә» номинацияләре лидер булды.
Оештыручылар белешмәләренә караганда, конкурс үткәрү чорында Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше экологик агартуга ничек кенә булмасын кушылган. Соңгы елларда республика мәктәп укучылары хокук бозулар турында 55 меңнән артык хәбәр юллаган, ә яшь активистлар 239 тоннадан артык куркыныч калдыкларны утильләштерергә булышкан.
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә: Eco.pros@tatar.ru яки ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында түбәндәге адрес буенча: Казан, Павлюхин ур., 75.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев