26 май 2013 яңалыклары
-
Игътибар!
31нче май көнне, көндезге 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Габдуллаҗан улы Миннекәев Балтач бүлегендә гражданнарны кабул итә. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулары булган иптәшләр Балтач бистәсе, В.Булатов урамы 24/2нче йорт адресы буенча яки 2-65-45 телефоны аша алдан языла...
-
Зур игътибар сорый
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, бүгенге көнгә кадәр республикада меңнән артык янгын теркәлгән. «Кызыл әтәч»нең балалар гомерен өзүе аеруча кызганыч.
-
Хромка төшми куллардан
Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән «Балкыш» фестиваленең йомгаклау этабы булды. Гала-концертта Балтач данын район, зона ярышларында җиңү яулаган Нурҗиһан Ишморатова яклады һәм «Уен кораллары ансамбле» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Якташыбыз үзенең хромкасы белән башкала тамашачысын таң калдырды.
-
«Игенче» хуҗалыгында кукуруз үстерүгә зур игътибар бирәләр
Бу эшне тәҗрибәле игенчеләргә йөкләгәннәр. Механизатор Рөстәм Миннебаев, Булат Сабитов кырга «МТЗ-82» тракторларын да, чәчкечләрне дә яхшылап ремонтлап, әзерлек белән чыктылар. Орлыклар да чүп үләннәргә, авыруларга каршы тиешле химикатлар белән эшкәртелгән. Орлык белән бергә туфракка минераль ашламалар да кертелә. 22 майга 332 гектарда (районда иң күбе) кукуруз чәчкәннәр. Хуҗалыкта сабан...
-
Төгәлләделәр
«Кама»да 22 майга 1903 гектарда сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр. Монда озак еллар хуҗалыктагы бригадалар белән җитәкчелек итүче Линар Шиһапов, Альберт Сираҗиев, Ринат Гыйззәтуллинның оештыру осталыклары, агрегатларның тоткарлыксыз эшен тәэмин итү өчен чын күңелдән кайгыртып йөрүләре дә нык чагылыш тапты. Механизаторлардан Гадил Гатиятуллин «К-700» тракторы белән 1006, Рәшит Әлтәпов «МТЗ-1221» белән...
-
Котлыйбыз!
Шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
-
АК КАНАТ ИҢНӘРДӘ
25нче май - «Соңгы кыңгырау» бәйрәме. Шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Уку елы әле генә башланган кебек, инде тәмам да. Күз ачып йомганчы үткән дә киткән. Ә шул вакыт эчендә күпме шатлыклы мизгелләр кичерелгән, зур җиңүләр яуланган, уңышсызлыклардан кәефләр төшеп, кабат җиңү хисе белән янылган... Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Сезне...
-
Бер генә, берәү генә...
Безнең хакта гына, әни, Уйланасыңдыр инде, Борчыласыңдыр инде син, Куанасыңдыр инде. Без диеп шатландың да син, Без диеп сагышландың. Бөтен гомереңне, әни, Син безгә багышладың.
-
Ачкычыңны калдырма
«Казаннан кайтышлый, юл өстендәге бер кибеткә туктаган идем. Тиз генә чыгасы һәм артта пассажир да булгач машинаның ачкычын алып тормадым. Чыксам, ГАИ инспекторы көтеп тора. 300 сум штраф ди. Шофер чыгып киткәндә ачкычны машинада калдырган өчен дә штраф түләтәләр мени хәзер?» дип редакциябезгә мөрәҗәгать итте Балтачтан А. Фазылов.
-
Котлыйбыз!
Авыл хуҗалыгы сәнәгатендә озак еллар намуслы хезмәте өчен «Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыятенең кырчылык бригадиры Рашит Миңнегали улы Галиев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. * * * Авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сорнай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Владимир Федотович Плотников муниципаль...
-
Урманнарга барабыз
Көз көне генә «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән тыюлыкның Кече Лызи территориясенә караган урманда саф нарат һавасы сулап, урманны чүп-чардан арындырган идек.
-
Агачлар сайлаганда
Безнең әңгәмәдәш Татарстан буенча «Россельхознадзор»ның фитосанитария бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттахов. - Әйтегез әле, бүгенге көндә базарда нинди генә җиләк-җимеш һәм агачлар сатмыйлар, сатып алучы бу очракта ничек сайлап алырга тиеш?