9 декабрь 2013 яңалыклары
-
9 декабрь 2013 - 16:32Балтач район Советының 25нче утырышында кабул ителгән карарлар2013 елның 5нче ноябрендә Балтач район Советының 25нче утырышында кабул ителгән карарлар белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru рәсми сайтында таныша аласыз. Шул исәптән түбәндәге карарлар белән:
-
9 декабрь 2013 - 16:30Әнкәйләргә бүләк«Факел» яшүсмерләр клубында «Күңелле балачак» (җитәкчеләре Айсылу Нуриева) дигән театр түгәрәге эшләп килә. Түгәрәккә төрле яшьтәге яшүсмерләр йөри. Алар 1нче декабрь көнне Әниләр көненә багышлап Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» дигән әкият-пьесасын тамашачы хозурына тәкъдим итте. Тамашачылар спектакльне бик яратып карады.
-
9 декабрь 2013 - 16:28Хезмәткә хөрмәтКитапханә системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Бөрбаш китапханәсе мөдире Әнисә Тәлгать кызы Хәкимова муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
9 декабрь 2013 - 16:24Адрес үзгәрдеРайон Пенсия фонды идарәсе яңа бинага күчү сәбәпле, гражданнарны Булатов урамы, 5/1 адресы буенча кабул итә. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-51-57 (кабул итү бүлмәсе), 2-43-95 (җитәкче), 2-46-53 (пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге).
-
9 декабрь 2013 - 16:22КотлыйбызТР Президенты Р.Н.Миңнеханов Фән һәм техника өлкәсендә 2013 ел Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен бирү турында Указга кул куйды.
-
9 декабрь 2013 - 16:12Гөрләде ярминкәләрБалтачта һәм Чепьяда район авыл хуҗалыгы, промышленность предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр халыкка үзләре җитештергән товарларны сатуга куйдылар. Ярминкәдә бәяләр гадәттәгедән сизелерлек арзан булгач, халык кырылып алды.
-
9 декабрь 2013 - 10:07Балтач архитекторларыАрхитектор дисәләр, мин үзем иң элек Балтачта яшәүче элекке бакча башы күршем Рафис Даутовны күз алдына китерәм.
-
9 декабрь 2013 - 10:04Әтиебез — горурлыгыбызРамазан ае иде ул. Бер кат эшләр беткәч, балаларны җыйдым да һава суларга дип чыгып киттек.
-
9 декабрь 2013 - 09:53Сугыш чоры балаларыСугыш дигән афәт җир шарында, Күпме сабыйларны елаткан. Тугыз, ун яшеннән кулларына, Сәнәк, көрәк, балта тоттырган.
-
9 декабрь 2013 - 09:35Безнең кешеҺәр авылның үз тарихы, бүгенгесе, киләчәге бар. Булырга тиеш... Әмма һәр авылның төп байлыгы - аның кешеләре. Авыл үзенең кешеләре, анда яшәүчеләре һәм шунда хезмәт куючылары белән горурланып яшәргә тиеш. Шундый шәхесләрнең берсе - Тәүфыйк Газиз улы Гыйләҗев турында сүзем.
-
9 декабрь 2013 - 09:27ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ (сәхифә)Рәфкать укыган никахлар Рафил белән Гөлиянең никах туйларында катнашырга туры килде. Никахны Норма мәчете имамы ярдәмчесе Рәфкать Нигъмәтуллин укыды.