7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Балтачта 4 меӊнән 150 меӊ сум акча ясау серен беләләр
Коррупция һәм ришвәт бирү мәсьәләләре илебезнеӊ, җәмгыятебезнеӊ иҗтимагый үсеш юлында еш кына бәхәсләр китереп чыгара.
-
Ярый әле, чын шартлаткыч булмады
Район Советы һәм район башкарма комитеты утырган бинада бүген дүшәмбе көнне сәгать 11дә ыгы-зыгы кубып алды.
-
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, спорткомплекста ярышлар үтте
Бүген "Балтач" спорткомплексында инвалидлар ункөнлнге уңаеннан, мөмкинлеге чикле райондашларыбыз арасында спорт ярышлары үтте.
-
Карадуганда инде бозда шуалар
Карадуган малайлары һава торышының җылы торуына карамастан, күптәннән инде тимераякта шуалар. Салкын һава торышын вакытында эләктереп кала беләләр алар.
-
3 яшьлек бала бакчада уен вакытында үлә
Бү фаҗигә Новосибирск шәһәрендә була. 3 яшьлек кыз бала бакчада саф һавада уен вакытында төшә торган ясалма таучыкныӊ рәшәткә арасына башын тыга һәм ала алмый.
-
Ор киленнәре сәхнәдә ярышты
Ор авыл клубында киленнәр арасында "Киленнең дә була инде, Була инде төрлесе..." дип исемләнгән бәйге булды.
-
Үзәк чыршыны кем кискән
Балтач бистәсендә яшәүчеләр дүшәмбе көнне «Балтач» ял паркы яныннан узганда пошаманга калды. Тирә якка бәйрәм рухын биреп, яшел ботакларына киенә башлаган чыршы йөзтүбән капланган иде.
-
Ринат янә Россия чемпионы
Үткән атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә Йошкар-Олада татарча көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды. Республика данын якларга Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов һәм Борнактан Ирек Әхмәтханов киткәннәр иде.
-
Бүген Халыкара граҗданнар авиациясе көне
1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 7 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.
-
Казаннан Рәхмәт хаты кайтты
Шодада яшәүче Фәйрүзә Зәкиевага "Госмания" мәктәбе мөдире Илсур хәзрәт Фатыйховтан Рәхмәт хаты килеп иреште.
-
В Татарстане спасли четверых провалившихся под лед
5 декабря у деревни Макаровка Лаишевского района под лед провалились трое рыбаков. Находящийся на берегу очевидец позвонил в службу 112, и не дожидаясь помощи, поспешил на помощь, но сам провалился в воду.
-
Район прокуратура хезмәткәрләре халыкны кабул итә
Балтач районы прокуратурасында 14 декабрьдә гомумроссия халыкны кабул итү көне үткәрелә.
-
Түнтәр авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары даими кунак
3 декабрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән "Исәнме, Китап!" исемле мәдәният сәгате үткәрелде.