«3 яшемдә күземә сынык пычак керә…»
Теләче кызы Фирүзә Мансурова 22 ел инде дөньяны бер күз белән генә күрә. Кызның күзенә 3 яшендә сынган пычак керә. Ул үзендәге бу кимчелекне онытып та җибәргән инде. Янәшәсендә терәк булган ире Артур, улы Сөләйман бәхетле итә аны. Шуңа да күңелен төшереп, моңаеп утырырга вакыты юк.