Балтачта җанисәп ничек узган?
Җәмгыять

Балтачта җанисәп ничек узган?

"Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе районыбызда тыныч, имин шартларда узды", - дип белдерә район статистика бүлегенең баш белгече Раушания Равил кызы Ганиева.

"Кичә әһәмиятле чараның соңгы көне иде. Җанисәп алучыларга теләктәшлек күрсәткән ярдәмчел райондашларыбызга зур рәхмәт! Сораштыруга 15-20 минут вакытларын бүлеп, мәгълүматлары белән бүлешкән, хезмәтебезне аңлаган райондашларыбыз нинди телдә генә аралашсалар да актив катнаштылар, ямьсезләшү, каршылыклы фикер белдерүчеләр күзәтелмәде.Җанисәп гадел, дөрес узды.Районыбызда телен, илен хөрмәт иткән, бердәм һәм дус халык яши", - дип белдерде баш белгеч.

Чыганак: @kaytavaz_baltasi

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


җанисәп алу бөтенроссия халык санын алу перепись населения

Нет комментариев