Куныр укучылары татарчаны яхшы белә (+фото)
Мәгариф

Куныр укучылары татарчаны яхшы белә (+фото)

"Факел" яшүсмерләр клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының 1 нче зона этабы узды.

Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Уенда Арбор, Куныр, Пыжмара һәм Чепья мәктәбе яшүсмерләре катнашты. Уен 6 этапта узды. Укучылар бик матур уен күрсәтте һәм түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
1 урын - "Сәйлән" командасы (Куныр)
2 урын - "Мирас" командасы (Арбор)
3 урын - "Белем җәүһәрләре" командасы (Чепья)
4 урын - "Әллүки" командасы (Пыжмара)

Илүзә Разыкова ; фото: автор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


"Факел" Татар теле Куныр мәктәбе Мин татарча сөйләшәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Нет комментариев