“Зиратларга баргач, мәет белән сөйләшергә ярыймы, нәрсә эшләргә ярый?”
Дин һәм тормыш

“Зиратларга баргач, мәет белән сөйләшергә ярыймы, нәрсә эшләргә ярый?”

Сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

–Зиратка баргач, без вафат булган әрвахлар өчен Аллаһы Тәгаләдән, аларның гөнаһларын ярлыкавын сорап, дога кылабыз. Һәм мәетләргә безнең аларны зиярәт кылуыбыз, укыган догаларыбыз ирештерелә. Әмма ул ирешү табигый юл – колак ишетү беләнме, аерым фәрештәләр җиткерәме, без монысын белмибез. Шуңа күрә алар белән турыдан-туры сөйләшә алмыйбыз. Фәкать Аллаһы Тәгаләдән аларның гөнаһларын ярлыкауны сорап, дога кылырга тиеш булабыз.


Нет комментариев