Без дә күпсанлы укучыларыбыз исеменнән яшь парны ихластан без дә котлыйбыз!
Райондашыбыз, Борнак егете, алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәров йөргән кызы Айгөлгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Белгәнегезчә, Балтачта Илсөя Бәдретдинованың концертлары бара. Кичәге концерт аеруча истә кала торган булды. Илсөя «Әтиләр» җырын башкарганнан соң Ренат сөйгәненә бер кочак роза чәчәкләре бүләк итеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кызның ризалыгын алгач, «Кешечә булсын инде» дип Айгөлгә балдак киертте.
Без дә күпсанлы укучыларыбыз исеменнән яшь парны ихластан без дә котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев