Йомырканы кышка ничек сакларга?
Кышын һәр хуҗабикәнең ризыкны сап-сары авыл йомыркасыннан пешерәсе килә инде.
Җәй көне авыл кешесе йомырканы кая куярга белми, ә кышын тавыклар йомырка салуны киметә. Минзәләдә яшәүче оста хуҗабикә Тәския Вәгыйзова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кышка йомырканы катырып куярга киңәш итә.
«Йомыркаларны сытарга, пакетларга яки контейнерларга тутырып, туңдыргычка куярга. Йомырканы блендер белән туглап та катырырга һәм сарысын „ватмыйча“ да катырырга була. Каткан йомырканы туңдыргычтан алырга, азрак эрегәч, аның сарысын аерып алу бик җиңел. Токмач, чәкчәк, бисквит өчен пакетларга 5, 10 йомырка салып катырырга була», — дип сөйли Тәския ханым.
Кышын һәр хуҗабикәнең ризыкны сап-сары авыл йомыркасыннан пешерәсе килә инде. Катырырга икән — катырырга, туңдыргычта урын гына булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев