Көндез йоклап алу файдалымы?
Йоклаганда сулышы тукталып торган кешенең сәламәтлегенә куркыныч яный.
Көндезге йокы кемнәр өчен файдалы? Кеше ничә сәгать йокларга тиеш?
Сорауларга КФУ клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова җавап бирә.
– Лилия Ядкәровна, кешегә йокы ни өчен кирәк?
– Иң беренче чиратта көне буена сарыф ителгән энергияне торгызу өчен. Без йоклаган вакытта баш миендә актив процесслар бара. Көн дәвамында анда җыелган мәгълүмат эшкәртелеп, бер ишләре “сызыла”, икенчеләре – кыска, өченчеләре озак вакытлы хәтер сандыгына “озатыла”. Моннан тыш, йокы вакытында организмда билгеле бер гормоннар бүленеп чыга, шул исәптән балалардагы үсеш гормоны да. Йокы җитмәсә, бала физик һәм акыл ягыннан начар үсә.
– Норма буенча кеше ничә сәгать йокларга тиеш?
– Ул һәр кешенең индивидуаль. Кемгәдер дүрт сәгать йокы да җитә, кемгәдер ун-унике сәгать кирәк. Әмма уртача нормасы – җиде-сигез сәгать.
– Өлкән яшьтәгеләр нишләптер озак йоклый алмый, иртә уяналар.
– Аларда тирән йокының вакыты кыскара, уяу (поверхностный сон) йоклыйлар. Шунысы да бар: өлкәннәрнең көндез дә йоклап алу мөмкинлеге бар. Үзләре дә сизмәстән, телевизор караганда да черем итеп алалар.
– Көндез йоклап алу чыннан да файдалымы?
– Төнге йокысы белән проблемасы булмаган сәламәт кеше өчен файдалы. Әмма ул көндезге сәгать дүрттән дә соң булмаска һәм егерме-утыз минуттан да артмаска тиеш. Сәгать алтылардан соң йоклаган очракта ул төнге йокы хисабына була һәм аның сыйфаты да начарая. Төнлә начар йоклый, еш уяна торган кешегә дә көндез йокламау хәерле, чөнки бу очракта да ул төнге йокы хисабына булырга мөмкин.
– Ни өчен кайвакыт көндез йоклап торганнан соң баш авырта икән?
– Монысы йокы фазалары белән бәйле. Йоклаганда организм барлык фазаларны үтсә, кеше яхшы кәеф белән үзендә көч сизеп уяна. Ул якынча сәгать ярым-ике сәгать. Көндез озаклап йоклап, тирән йокыга китәбез һәм шунда уянып китеп, фазаларны тулысынча үтмәгән булып чыгабыз. Аның нәтиҗәсендә ничектер арып торган кебек булабыз. Ә инде егерме минут черем итеп алсак, тирән йокыга китәргә өлгермибез, җиңел уянабыз.
– Йокы фазасы һәр кешенең үзенчә, дидегез, аны без үзебез ничек белә алабыз? Гомумән белеп тору кирәкме?
— Йокысы белән проблемасы булган кешене без махсус датчиклар ярдәмендә тикшерәбез. Медицина телендә ул полисомнография дип атала. Полисомнография безгә кешенең йокы фазаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә. Кеше йоклый, аннары уяна да тагын йокыга китә. Сәламәт кеше ул уянуларын үзе сизмәскә дә мөмкин, икенче ягына борылып ята да йоклавын дәвам итә. Ә инде йокысы начар булган кеше өчен бу тикшеренү мөһим. Гипнограмма йокы вакытында мускул, күз хәрәкәтләре, сулыш алу, кандагы кислород, баш мие, йөрәк эшчәнлеген яздырып ала һәм аның ярдәмендә без организмындагы органик патологияне ачыклыйбыз. Полисомнография йокы апноэсы диагностикасы өчен дә кирәк. Билгеле булганча, кеше гырлаганда аның бер мизгелгә сулышы тукталып тора (апноэ). Хәтта берәр минут суламый торырга мөмкин. Бу проблемасы булган кеше аны үзе белми дә, шуңа да безгә күбесенчә аның якыннары мөрәҗәгать итә. Гади гырлау алай ук куркыныч түгел, якыннарына йокларга комачаулык итүдән тыш. Ә инде сулышы тукталып тора торган булса, ул кешенең сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч яный. Ул йоклаганда үлеп китүгә, инфаркт, инсультка китерергә мөмкин.
– Гырлау һәм сулышы тукталып калудан тыш тагын нинди дә булса билгеләре бармы аның?
– Төнлә яхшы йокласалар да, көндез аларның гел йокылары килә. Иң авыр формасы булганда, хәтта аягөсте йоклап йөриләр. Рульдә барганда йокыга китүнең дә төп сәбәбе шул апноэ булырга мөмкин. Болардан тыш, йөрәк ритмы бозылу, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә. Төнлә бәдрәфкә еш йөриләр. Кан басымы күтәрелә, аеруча иртәнге сәгатьләрдә. Кардиологлар да, терапевтлар да аның көйли алмый, дарулар булышмый, чөнки төп сәбәпне белә алмыйлар. Сулыш алуны көйләсәк, кан басымы да күтәрелми. Гәүдә авырлыгы зур. Кеше юанрак булган саен, сулыш тукталуы да ешрак була. Әлеге билгеләр күзәтелгәндә, сомнологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул исәптән гади гырлау булганда да, чөнки аның сулышы тукталамы-юкмы икәнен якыннары сизмәскә дә мөмкин. Әйткәнемчә, ул кеше үзендә шундый проблема барлыгын үзе дә белми.
– Апноэдан ничек дәваланалар?
– Авыр формада булган очракта, СИПАП аппараты кулланыла. Ул кешенең сулыш ритмына сизгер тәэсир итә һәм сулыш юлларына өстәмә һава бирә. Моннан тыш, гәүдә авырлыгын киметергә, физик күнегүләр ясарга кирәк.
– Ә төнлә начар йоклауның сәбәбе нәрсәдә булырга мөмкин?
– Төп сәбәп – йокы режимы бозылу. Шуңа да билгеле бер вакытта йокларга ятарга һәм торырга өйрәнергә кирәк. Икенче сәбәп – стресслар.
– Ни өчен кайберәүләр төнлә сөйләшә?
– Балалар арасында андыйлар күбрәк. Бу аларның нерв системасы формалашып бетмәү белән бәйле һәм аның бернинди дә куркынычы юк. Сирәк кенә олы кешеләрдә дә күзәтелә ул. Аны шул ук стресслар белән бәйләп карарга мөмкин.
– Йокы турында сөйләшкәч, төшләр турында да сорыйсы килә. Аны бөтен кеше дә күрәме?
– Барыбыз да күрә, әмма кайберәүләр аны истә калдырмый. Полисомнография вакытында, төнге йокыны тикшергәндә, төш күрү фазасы да теркәлә. Ә пациент, төш күрмәдем, ди. Күрә ул төшне, тик хәтерләми генә һәм моны начар дип әйтеп булмый. Фәкать кешенең физиологиясе шундый.
– Йокың яхшы булсын өчен нәрсә киңәш итәсез?
– Йокы режимын сакларга. Спорт белән шөгыльләнергә, йә булмаса һичьюгы урамда тиз-тиз адымнар белән йөреп керергә. Көн дәвамында җыелган стресс гормоннары мускуллар аша гына чыга. Моның өчен физик киеренкелек кирәк. Кофеиннарның да тәсире бар. Аны көндезге уникеләргә кадәр эчәргә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев