Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Өшегән кулларны кар белән ышкымагыз! Нигә?

Белеп торыгыз!

Чын кыш килде! Бу көннәрдә кайбер районнарда төнлә һава температурасы хәтта кырык градустан да түбәнрәк булган. Шуны истә тотып, табиблар өшү куркынычы барлыгын кисәтә.

Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясе мәгълүматларына караганда, 6-8 гыйнвар чорында салкын һава торышы белән бәйле рәвештә аларга 39 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның унтугызында өшү билгеләре күзәтелгән. Унбере шәһәр стационарларына озатылган. Пациентларның күбесенең кул беләзекләре һәм бармаклары өшегән.

Суыкта башлыча тәннең ачык калган өлешләре: борын, яңаклар, колаклар һәм кул чуклары өши. Терапевт, табиб-ординатор, онколог Алинә Хафисова мондый очракта тиз генә җылы бинага керергә, урамнан кергән аяк һәм өс киемен салып, одеял белән төренергә киңәш итә яки җылы кием кияргә киеп куярга кирәк.
- Аякны һәм кулларны җылы су тутырылган ваннада тотыгыз, өшегән урыннарын астан өскә таба массаж хәрәкәтләре белән ышкырга була һәм кайнар чәй эчеәргә тырышыгыз. Исерткеч эчемлекләр эчү, кулларны кар белән ышку яки кайнар суга тыгу, тукыма кисәге белән ышку тыела. Өшегән урынга марля яки мамык куеп торыгыз, - дип киңәшләрен бирде ул.



Дилбәр Гарифуллина

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өшү кул