11 яшьлек кызны машина бәрдергән
Юл хәрәкәте иминлеге

11 яшьлек кызны машина бәрдергән

Бу хәл светофорсыз җәяүлеләр кичүендә булган

Социаль челтәрләрдә Казанның Беломорская урамында машина 11 яшьлек кызны бәрдергән дигән мәгълүмат чыкты.

«Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бүген 16.51 сәгатьтә KIA автомобиле йөртүчесе – 52 яшьлек хатын-кыз Беломорская урамындагы 106 нчы йорт каршында 11 яшьлек кызны бәрдергән.

«Бу хәл светофорсыз җәяүлеләр кичүендә булган. Юл-транспорт һәлакәтендә бала җитди җәрәхәтләр алган, сөяге сынган. Аны хастаханәгә салдылар», - дип сөйләде Казанның Дәүләт автоинспекциясендә пропаганда бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиева.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җәяүлене бәрдергәннәр машина

Нет комментариев