Балтачның “Автобабае” үзгәрмәде
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачның “Автобабае” үзгәрмәде

Бәйгедә катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә аннан соң автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе 55, 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр арасында “Автобабай-2019” конкурсы үткәрде.

Конкурсның максаты тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга тарту.

Бәйгедә катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә аннан соң автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны узган ел да җиңүче булып танылган Рәис Зыятдинов яулады. Ул район данын яклап, Өлкәннәр көненә багышланган конкурсның 1 октябрьдә Казанда узачак республика этабында катнашачак.

Район конкурсында җиңүчеләрнең барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Икенче урынга – Равил Хафизов, өченче урынга Рамазан Фәрзиев лаек булды. Гөлзада Хөснетдинова – дүртенче, Асия Сафина бишенче булдылар.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Автобабай

Нет комментариев