Балтачта бөкеләр хасил булды
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта бөкеләр хасил булды

Инде ничә көннәр акрын гына туктаусыз яуган кар урамнарда "бөке" хасил булуга китерде.

Иртән-иртүк махсус машиналар юлларны чистартырга чыкты. Әмма бу эшне бистәнең һәр урамында берьюлы башкарып булмаганлыгы көн кебек ачык. Шуңа да халык сабыр булып, карлы юлда машина белән хәрәкәт иткәндә тиешле аралыкны сакласын иде. Эшкә соңга калмас өчен бераз гына иртәрәк чыгу да комачау итмәс.
- Машина йөртүчеләр тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан да арттырмасын иде, - дип киңәш бирә ЮХИДИ хезмәткәрләре. - Машина йөртүчеләрдән транспортларын юл читендә калдырып, кар чистартучы техникага комачаулык тудырмавын да сорыйбыз.
Фото: kuznya.info

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев