Балтачта кабат «Тоннель» операциясе булачак
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта кабат «Тоннель» операциясе булачак

Кайда, кайчан, тулырак язмабызда.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора.

Күпме кисәтүгә дә карамастан кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, куркынычсызлык каешын такмыйча яисэ баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә. Җәяүлеләр кичүендә дә зур игътибарлылык сорала.

Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 26 сентябрь көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.

Район ЮХИДИ бүлеге.

Фото: автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


"Тоннель" операциясе

Нет комментариев