Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, республиканың һәр районында юл кагыйдәләрен бозучылар, исерек шоферлар турында хәбәр итү өчен телеграм-каналлар булдырылган.
Каналга https://t.me/gibddbaltasi сылтамасы белән керергә мөмкин.
Telegram-канал аша килгән барлык мәгълүмат — аноним.
Исерек шофер турында Балтач ЮХИДИ бүлегенең телеграм-каналына @Baltasidpsbot сылтамасы буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Шулай ук 112, 02 яки 2-43-46 телефоннары буенча вакытында хәбәр итәргә була.
Фото: Район ЮХИДИ бүлеге
Нет комментариев