Балтачның бишенче балалар бакчасында «Светофор - безнең дустыбыз» дигән чара узды
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачның бишенче балалар бакчасында «Светофор - безнең дустыбыз» дигән чара узды

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар командада көч сынаштылар

Балтачның бишенче балалар бакчасында «Светофор - безнең дустыбыз» дигән чара узды. Дәүләт автоинспекциясе оешуга 90 ел тулуга багышланган әлеге чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева чакырылган иде.

Чараның максаты: уеннар һәм спорт ярышлары аша юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турындагы белемнәрне ныгыту өчен шартлар тудыру юлы белән балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар командада көч сынаштылар. Һәр команда җитезлек, игътибар, тиз реакция күрсәтеп кенә калмады, юлда үз-үзен куркынычсыз тоту буенча яхшы белем һәм күнекмәләр күрсәтте. Волонтерлар ярдәмендә чара күңелле узды. Ярыш ахырында балалар Лилия Һадиеваның киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен тыңладылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев