Балтачта яшь инспекторлар юлларга чыкты
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта яшь инспекторлар юлларга чыкты

Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләрне балаларны куркынычсыз йөртү өчен махсус утыргычлар кулланырга чакырды, ә балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар(фликерлар) бүләк иттеләр.

Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау һәм балигъ булмаган пассажирларның иминлеген тәэмин итү максатларында Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге»  һәм Балтач гимназиясенең ЮИД отряды тарафыннан «Бала – төп пассажир» акциясе үткәрелде.

Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләрне балаларны куркынычсыз йөртү өчен махсус утыргычлар кулланырга чакырды, ә балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар(фликерлар) бүләк иттеләр.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.


«Бала – төп пассажир»

Нет комментариев