Беренче кар. Беренче корбаннар...
Юл хәрәкәте иминлеге

Беренче кар. Беренче корбаннар...

Бүген республика юлларында аеруча сак булу кирәк, бозлавыклар барлыкка килүе ихтимал.

Бүген карлы юлда такси машинасы әйләнгән. Бу хәл иртә белән Октябрьский шәһәреннән ерак түгел М-5 трассасында булган.

- Авария тайгак юл нәтиҗәсендә килеп чыкты, урында бозлавык барлыкка килгән, ә таксист җәйге тәгәрмәчләрдә булган, - ди авария шаһитлары.

Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре билгеләвенчә, авариядә бер кеше зыян күргән. Аны дәваханәгә илткәннәр, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: ufa1.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев