Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче каршы якка обгонга чыккан. Шунысы гаҗәп, йөртүченең машина йөртү таныклыгы да булмаган.
19 июль иртәсендә Апас районында коточкыч юл һәлакәте була. Казан - Ульян трассасының 66нчы чакрымында юлдан барган "Рено" машинасы юл кырыена килеп төшә һәм әйләнеп каплана. Хәбәрләргә караганда, машинада дүрт кеше булган: 42 яшьлек хатын-кыз, аның белән бергә яшәүче 43 яшьлек ир-ат һәм 65 яшьлек әби белән 8 яшьлек малай. Кызганыч, әмма һәлакәт нәтиҗәсендә әби белән малай урында ук һәлак булган. Малайның әнисе белән машина йөртүче ир-ат хастаханәгә китерелгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче каршы якка обгонга чыккан. Шунысы гаҗәп, йөртүченең машина йөртү таныклыгы да булмаган.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев